Кышкы таңнар
Кышкы таңнар. Өерелә карлар,
Туй күлмәге кигән гүзәлдәй.
Карлар булып гүя яшьлек кайта,
Онытмасын әле, дигәндәй.
Кышкы таңнар. Өерелә карлар,
Туй күлмәге кигән гүзәлдәй.
Карлар булып гүя яшьлек кайта,
Онытмасын әле, дигәндәй.
Без бәхетле идек синең белән,
Араларга җилләр керделәр.
Араларга җилләр керделәр дә
Ул синеке түгел, диделәр.
Ярларына сыймас елга түгел,
Чишмә генә икән Дим башы.
Дим суының якты чишмәләре —
Бер-берсенең тугъры юлдашы.
Төннәрен төшкә керәсең,
Искә төшәсең таңда.
Җаным синдә калган бугай,
Калага каерсам да.
Гомер урамында — җәй уртасы,
Җимешләргә инде тәм кергән…
Ә без икәү, шук балалар сыман,
Яз ягына качтык тәкъдирдән.
Сүз дә әйтеп тормадың син,
Күз генә салып үттең.
Күз салмадың, йөрәгемә
Куз гына салып киттең.
Син бит миңа якты кояш кебек,
Син бит миңа бердән бер генә.
Тиң булырлык ниләр бирим икән,
Бүләк итеп туган көнеңә?!
Елмаеп көлсәм дә,
Я дәшми түзсәм дә,
Миндә дә шул ук бер хис инде…
Бигүк сер бирмәгәч,
Зарланып йөрмәгәч,
Сез мине әрнеми дисезме?!.
Ник текәлеп карыйсың,
Әллә мине таныйсың?
Сүзеңне дә әйтмисең син,
Күзеңне дә алмыйсың.
Елмаеп карале бер генә,
Күзеңнән очкыннар сибелсен.
Терелсен яралы күңелләр,
Яктылыкка җаннар күмелсен.