Яши белә әнкәй сабыр итеп

Бу дөньяда ярый син бар әле,
Йөрәгемне ачар сердәшем.
Син барында тормыш нурга тула,
Әнкәем — кадерле кешем.

Син кайларда?

Алдан уйлап түгел, уйламыйча
Аерылды юллар тозакка.
Cин тукталдың, ә мин каршы килдем,
Дидем: «Кирәк түгел, озатма…»

Туганнардай якын дусларым

Кемгә сөйләсәң дә — ышанмаслар
Сезнең кебек дуслар барына.
Күпләр шулай җылы була алмый
Хәтта якын туганнарына.

Синең өчен (өченче вариант)

Яңгыр ява иде көзге кичтә,
Мин очраттым сине, кадерлем.
Сулы чәчең, моңсу карашыңны
Бүгенгедәй ачык хәтерлим.
Шул мизгелдән минем йөрәк яусыз
Бирелде тик сиңа әсиргә.
Синең мәхәббәтсез сулырмын дип
Секунд саен күңел ачына.

Сабырлык (беренче вариант)

Дәва бар бит әле йөрәккә дә,
Ә сагыштан бармы дарулар?
Тик бәхетлеләргә насыйп була
Сөйгән ярлар белән калулар.

Бәхетлемен

Син сорама: «Бәхетлеме?» — диеп,
Синең белән үткән гомерем.
Мөмкин булса, кабат яшәр идем
Син янымда булсаң һәр көнен.

Изге көзге

Урап туган йортка кайттым,
Иске көзгегә мин бактым:
«Таныйсыңмы, көзге, син мине?»
Көзге миңа җавап бирми,
«Саумы, саумы, улым”, — дими,
Еллар аямаган бит сине.