Туганлык җылысы

Уйнап-көлеп, бергә үстек,
Бер чирәмдә аунадык.
Төрле юллардан китсәк тә,
Туганлыкны сакладык.

Якын туганнарың булу
Үзе бәхет түгелме?
Яшәүләре җиңел бергә-бергә,
Туганлыкны саклап кына,
Кадерләп, санлап кына
Яшәргә насыйп булсын гомергә.

Бер-бер артлы туган көннәр,
Бәйрәмнәр кабатлана.
Сездәй туганнар булганда
Күңелләр канатлана.

Якын туганнарың булу
Үзе бәхет түгелме?
Яшәүләре җиңел бергә-бергә,
Туганлыкны саклап кына,
Кадерләп, санлап кына
Яшәргә насыйп булсын гомергә.

Кайчан гына күрешсәк тә,
Сөйләшеп булмый туеп.
Рәхәт икән яшәүләре,
Туганлык хисен тоеп.

Якын туганнарың булу
Үзе бәхет түгелме?
Яшәүләре җиңел бергә-бергә,
Туганлыкны саклап кына,
Кадерләп, санлап кына
Яшәргә насыйп булсын гомергә.
Яшәүләре җиңел бергә-бергә…
Яшәргә насыйп булсын гомергә…

Оставьте комментарий