Тату яшик туганнар

Гаиләбез тату булып,

Җырлашып яшик әле.
Аңлап, сизеп бер-бер(е)безне,
Яхшыртып торыйк хәлне.

Бәхет соң кайдан килә,
Тамамы әллә күктән?
Бәхет булмаса әгәр,
Яшәмәс идек күптән.

Бәхетсез түгел беркем дә,
Тамгалый шатлык яше.
Җыр-моң тулган күңелләрдә
Ятмый ул утлы яшен.

Бәхет соң кайдан килә,
Тамамы әллә күктән?
Бәхет булмаса әгәр,
Яшәмәс идек күптән.

Гаилә эче нурлы булса,
Җырлы булыр табыннар.
Җан җылысын суытмыйча,
Тату яшик, туганнар.

Бәхет соң кайдан килә,
Тамамы әллә күктән?
Бәхет булмаса әгәр,
Яшәмәс идек күптән.

Өй җылысын да суытмыйк,
Тыныч булсын урыннар.
Шулай җырлашып утырыр
Бездән калган буыннар.

Бәхет соң кайдан килә,
Тамамы әллә күктән?
Бәхет булмаса әгәр,
Яшәмәс идек күптән.

Оставьте комментарий