Таң алдында гармун моңы

Таң алдында гармун моңы…
Хыялый итәр кебек.
Үтеп барган яшьлегемә
Кабаттан илтәр кебек.

Тальян гармун (икенче вариант)

Ничә тапкыр төштә күрдем, төштә күрдем,
Сиңа насыйп, сиңа насыйп яр булдым.
Әллә үзең сихерләдең, әллә үзең сихерләдең,
Әллә тальян гармуның.

Тальян гармун (беренче вариант)

Урам буйлап егет узды
Тальян гармун сыздырып.
Моңына күмеп авылны,
Кызларны кызыктырып.