Кил инде

Ал чәчәкләр өзәм,
Юлларыңа тезәм,
Җыям сиңа чәчәк бәйләмен.
Тик син генә юк шул,
Йөрәгемдә ут шул.
Кайчан җитәр күңел бәйрәме?

Көт мине (икенче вариант)

Нинди хәлдә дисәләр дә,
Йөрәгеңә керсәләр дә,
Кайтмас инде, дисәләр дә,
Бәгыреңне телсәләр дә,
Көт син мине, көт син мине!
Уйларыңны бүлсәләр дә,
Сагыш белән төрсәләр дә,
Ышанма син сүзләренә.
Көт син мине!

Көзге җилләр

Яздан ерак йөрми икән
Гомер көзе дә.
Көзнең сары яфраклары
Җилгә өзелә.
Күреп гомер агачыңның
Саргайган чагын,
Сагышларга бирелмә син,
Бирелмә, җаным.

Көзге сагыш (беренче вариант)

Арабызда яңгыр, көзге яңгыр,
Көйгән яфракларга җан өрә.
Азгын җилләр, ни әйтергә тели,
Өйгә керәм, диеп тилмерә.
Көзге кояш, көзге кояш инде,
Нуры салкын болыт каплагач.
Күңел кылларыңда уйнар өчен,
Нигә диеп мине сайлаган.

Күңелеңдә үпкә саклама

Урманнарга барсаң уйлы чакта,
Каеннарны, зинһар, елатма.
Дусларың да сынар, дошманың да,
Имән кебек нык бул, сынатма.

Күңелең сынмасын

Тәрәзәңә бер көн бәрде карлы яңгыр…
Кемдер әйтте: «Түз син, язмышың шулайдыр…»
Китте ул ашыгып, китте ул хушлашмый,
Кемгәдер үпкәләп, дөньяны аңламый.