Гомер турасында баллада
Яшисе бар, сакла үзеңне, дисең.
Теләкләрең, синең, хак сымак.
Ләкин мин бит бөтен гомерем буе
Бәйгеләрдә чапкан ат сымак.
Яшисе бар, сакла үзеңне, дисең.
Теләкләрең, синең, хак сымак.
Ләкин мин бит бөтен гомерем буе
Бәйгеләрдә чапкан ат сымак.
Син түз, диләр, тик әйтмиләр.
Ничек түзеп бетәргә?
Сүнгән мәхәббәт хисләрен
Ничек яңа итәргә?
Бер җылы сүз җанны җылыта ул,
Бәхетле дә итә кешене.
Мин бит яшим синең фатихаңда,
Сине уйлап башлыйм эшемне.
Кояш бөтен кешегә дә
Бертигез көлеп карый,
Көлү бит ул, гөнаһ түгел,
Начальникка да ярый.
Язларымда сине очратмадым…
Син кайларда идең элгәре?
Соңга калып килгән сөю сыман,
Чәчәк аткан көзнең гөлләре.
Казан әле, Казан уянмаган,
Яфрак белән яфрак серләшә.
Йөрим таңда Ленин урамында,
Күңелем Ленин белән сөйләшә.
Яшен уйный, җирләр тетрәп,
Күкләр дөбердәп китә.
Гуя болытлар өстеннән
Арбалы атлар утә.
Җылы җил сирпеп үтте,
Агачларны селкетте:
— Уяныгыз, уян тизрәк,
— Яз җитте,
— Әй, яз җитте!
Тып — тып итеп
Тыпылдап,
Чылтыр — чылтыр
Чылтырап,
Биек йортлар түбәсеннән
Боз сөңгеләр коела.
Бакчаларга тулган шомырт исе
Тәрәзәдән кергән өйләргә.
Исереп бер шомырт исләреннән,
Исереп бер яшьлек хисләреннән,
Җырлыйк әле шушы көйләргә…