Әйдә, елмай

Елмайсаң, галәмнәр яктырыр,
Көн болытлы булганда.
Йөрәктә шат хисләр уяныр,
Бары бер елмай гына.
Синең шаян күзләрең
Вулкан сыман ут чәчә.
Ах, харап булдым кебек,
Гыйшыктан йөрәк чәнчә.

Хисләргә бирелә идем мин

Хисләргә бирелә идем мин,

Хыялга күмелә идем мин.
Үрелеп буйларым җитмәстәй
Гөлләргә үрелә идем мин.
(Мәхәббәт җылысын тойсам да,
Ул чакта бөредә идем мин.)

Сагынсагыз, кире кайтыгыз!

Кыр казлары оча,
Зәңгәр күкләр кочып,
Авырдыр ла ел да хушлашу.
Ак каеннар кала,
Сары сагыш яна,
Озата бара еглап Нократ су.

Без авыл кешеләре

Урамнардан җырлап үтик, Җыр кайтара яшьлеккә. Туган җирдә туганнардай Күрешик исәнлектә. Үзәкне өзә авылның Исләргә төшүләре. Якыннар без, туганнар без, Без авыл кешеләре. Яшьлектәге үпкәләрне, Булса, онытыйк әле. Таңда сайраган кошларның Җырларын отыйк әле. Үзәкне өзә авылның Исләргә төшүләре. Якыннар без, туганнар без, Без авыл кешеләре. Бетмэс дөнья мәшәкате, Бер әйләник авылдан. Бергәләшеп үтик әле … Читать далее