Кил инде

Ал чәчәкләр өзәм,
Юлларыңа тезәм,
Җыям сиңа чәчәк бәйләмен.
Тик син генә юк шул,
Йөрәгемдә ут шул.
Кайчан җитәр күңел бәйрәме?

Кил инде, кил инде, кил инде, иркәм,
Мин сине, мин сине, һаман да көтәм.
Сөю бит ул, җаным, мәңгелек
Яшик җирдә кадерен белеп.

Без үтәсе юллар,
Җитәкләшеп куллар,
Еллар белән еллар арасы.
Ник һаман килмисең?
Хәлемне белмисең?
Тирәнәя йөрәк ярасы.

Кил инде, кил инде, кил инде, иркәм,
Мин сине, мин сине, һаман да көтәм.
Сөю бит ул, җаным, мәңгелек
Яшик җирдә кадерен белеп.

Оставьте комментарий