Көзге сагыш (беренче вариант)

Арабызда яңгыр, көзге яңгыр,
Көйгән яфракларга җан өрә.
Азгын җилләр, ни әйтергә тели,
Өйгә керәм, диеп тилмерә.
Көзге кояш, көзге кояш инде,
Нуры салкын болыт каплагач.
Күңел кылларыңда уйнар өчен,
Нигә диеп мине сайлаган.

Сагыну (бишенче вариант)

Көзләр җиткән саен казлар юлы
Сагыш тезмәсеннән әйләнә,
Көзләрендә казлар юлы аша
Яшьлегемә килеп әйләнә.

Язмыш йомгак сүтә

Таңда каршы алам аксыл томан аша
Алсуланып чыккан кояшны.
Күзләремнән саныйм үткән гомер юлын,
Шул юлларда калган язмышны.

Димче

Ничә еллар бергә торгач,
Чишелгәндер ялганнар.
Күрмәгәнне димләгәннәр
Белмәгәнне алганнар.
Калын толыпларга төреп
Күпме кызлар урланган.
Кая югалды кызым дип,
Әнкәсе күрми калган.