Күңел-күбәләк

Тәүге килгән мәхаббәт,
Әйтерсең лә күбәләк.
Бакчадагы гөлгә кунган,
Аткан таңны иркәләп.
Бәхетебез түгәрәк,
Минем күңел — күбәләк.
Сагындырма, кил яныма,
Яшәү рәхәт бергәләп.

Үпкәләмәгез язмышка

Кешедән күрмә ялгышны,
Иң элек үзең уйлан.
Ул бит синең ялгышларың,
Буласы, димәк, булган.
Киләчәккә алып барма,
Калсын алар үткәндә.
Ялгышларың гыйбрәт булыр,
Киләчәкне көткәндә.

Көт мине (икенче вариант)

Нинди хәлдә дисәләр дә,
Йөрәгеңә керсәләр дә,
Кайтмас инде, дисәләр дә,
Бәгыреңне телсәләр дә,
Көт син мине, көт син мине!
Уйларыңны бүлсәләр дә,
Сагыш белән төрсәләр дә,
Ышанма син сүзләренә.
Көт син мине!