Шарлавыкта кәгазь көймә
Бөтерелеп агып килә.
Үзе җитез, үзе актыр,
Бәлки, миңа сәлам хаттыр, сәлам хаттыр.
Кәгазь көймә, кәгазь көймә,
Каян килдең — сөйлә, сөйлә, сөйлә, сөйлә!
Сумы шулай уйный-көлә —
Тылсымлы чың ишетелә.
Көймәдәге ак чатырга
Мине шулай кем чакыра, кем чакыра?
Кәгазь көймә, кәгазь көймә,
Каян килдең — сөйлә, сөйлә, сөйлә, сөйлә!
Кердем, йөрдем көймәдә мин,
Күрдем нәрсә төялгәнен,
Алып кала алдым бары
Балачагым хыялларын, хыялларын…
Кәгазь көймә, кәгазь көймә,
Каян килдең — сөйлә, сөйлә, сөйлә, сөйлә!
Шарлавыкта кәгазь көймә.
Син аңарга, зинһар, тимә.
Исән-имин ага бирсен —
Балачагын һәркем күрсен, һәркем күрсен…
Кәгазь көймә, кәгазь көймә,
Каян килдең — сөйлә, сөйлә, сөйлә, сөйлә!