Гомерләр шулай үтә
Ашый алганда ашап кал
Килешкәнне киеп кал
Ике тапкыр яшәп булмай
Сөелгәндә сөеп кал.
Ашый алганда ашап кал
Килешкәнне киеп кал
Ике тапкыр яшәп булмай
Сөелгәндә сөеп кал.
Ал чәчәкләр өзәм,
Юлларыңа тезәм,
Җыям сиңа чәчәк бәйләмен.
Тик син генә юк шул,
Йөрәгемдә ут шул.
Кайчан җитәр күңел бәйрәме?
Ага сулар, ага тора
Үтә тора гомерләр.
Яшьлек кенә мәңге яши
Яшьлектә бит күңелләр.