Юксыну (дүртенче вариант)

Таң алдыннан үләннәргә чык төшкән,
Син киткәнгә инде ничә ел үткән.
Синең җаның миңа читтән карыйдыр,
Минем үткән адымнарны саныйдыр.

Юксыну (өченче вариант)

Яннарыңа очып барыр идем,
Кош юлыннан зәңгәр күк буйлап.
Сарыларга сабышырмын, ахры,
Синең хакта шулай күп уйлап.

Юк, юк, ташлап китмә син

Аңла минем йөрәгемне,
Нигә аны син елатасың?
Күзләреңә яшьләр тулды,
Ничек сиңа аны аңлатасың?
Эзләреңне карлар күмде,
Оныткансыңдыр дисеңме әллә.
Бураннарның көче җитмәс
Мәхаббәтемне сүндерергә.

Юк, юк

Кайчакларда бу тормышны булмый шул аңлап,
Сине түгел, үз-үземне яшим мин алдап,
Үзем, юк, дигән булсам да, син миңа кирәк,
Бер-берсенә каршы килә — акыл һәм йөрәк.

Юк, теләмим!

Юк, теләмим синнән башкаларны
Үткәрергә күңел түренә.
Мәхаббәттә хисләр кайнарлыгы
Еллар узгач ныграк беленә.

Юк, кирәкми, килмә

Әллә язмыш булган,
Әллә ялгыш булган,
Салкын кышны безнең очрашу.
Зинһар, үзең аңла,
«Дус-дошманнар» аша
Хәлемне, кирәкми, сорашу.