Әнкәемнең моңлы тавышы

Сабый чактан күңелләргә кергән
Әнкәемнең моңлы тавышы.
Безгә багышланган бар гомере,
Безгә арналгандыр язмышы.

Яшьлек белән хушлашу (Мәхәббәтем кала, Яшьлегем сагышы)

Мәхәббәтем кала,
Ерагая ара,
Йөрәккәем һаман янармы?
Яшьлек үтеп бара,
Күңелләрдә яра —
Гомерлеккә шулай калырмы?

Язлар үткәч

Язгы ташкын ярларына кайткан,
Сары сагыш кергән урманга.
Күңелләрдә ташкын, йөрәктә дәрт,
Син булганга, сөю булганга.

Сандугач (өченче вариант)

Сандугачның гомерләре
Моңланып үтә икән.
Ник моңлылар бу дөнъяда
Бәхетсез була икән?
Сандугачым бергә сайрыйк,
Дөнъялар моңга тулсын.
Безнең йөрәк моңнарыннан
Өр-яңа җырлар тусын!