Юллар (беренче вариант)

Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән,
Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин;
Юллар, юллар, инде ничә еллар
Аерыла алмыйм сездән мин.

Юри генә

Мин бит сине юри генә, юри генә яраттым,
Юри сиңа күзләр кысып, мин үземә караттым.
Сине өзелеп сөйгәннәргә юри генә үч итеп,
Юри сине яраттым да, хәзер булмый һич китеп.

Юлларым сиңа бара (беренче вариант)

Юлларым ерак, сөеклем,
Юлларым сиңа бара.
Елларым яфрактай коела,
Тик якынаймый ара,
Юлларым сиңа бара.

Юлларым сиңа бара (икенче вариант)

Юлларым ерак, сөеклем,
Юлларым сиңа бара.
Елларым яфрактай коела,
Тик якынаймый ара.
Елларым яфрактай коела,
Юлларым сиңа бара.

Юлга чыксам

Юлга чыксам, миңа көч биргәндәй,
Кулларыңны иңгә куюы,
Шушы үзе бәхет түгелме ни,
Озатып калыр кешең булуы?

Юксыну (икенче вариант)

Яннарыңа очып барыр идем,
Кош юлыннан зәңгәр күк буйлап.
Сарыларга сабышырмын,
Сарыларга сабышырмын,
Синең хакта шулай күп уйлап.