Улыма
Яшәүнең шунда яме,
Дөньяң түгәрәк булса.
Шул дөньяларга гамъ өстәп
Көтеп алган улың туса.
Яшәүнең шунда яме,
Дөньяң түгәрәк булса.
Шул дөньяларга гамъ өстәп
Көтеп алган улың туса.
Көзге яфрак коела,
Агым су өсләренә,
Карап җеләпләр калдым
Саргайган төсләренә.
Карап җеләпләр калдым
Саргайган төсләренә.
Тагы озын юлларга чыгам,
Дога белән башлыйм юлымны.
Озатып килә таң йолдызы,
Жибәрми саклый ялгызымны.
Алда юллар, борма юллар,
Ни көтә борылышында.
Каршыма жилләр иссәдә,
Бәхетлемен язмышымда.
Туган якның кичләре
Ак томанга күмелә.
Күңелемдә сагыну хисе
Сагышланып түгелә.
Кыйбыладан җилләр исә,
Яңгырлар явар микән.
Сусадым назлы сүзеңә,
Синсез мин сулам микән.
«Бәхетлесен ме?» — дип, сорама,
Hәр килгән көнемнә куанам,
Иң бәхетлесе мин доньяда,
Кош баласыдай сиңа талпынам.
Сандугач моңлы сайрый,
Кайдан ала ул моңны?
Синең белән шул сандугач,
Матурлата доньяны.
Уемны беләсең килсә,
Кара син күзләремә.
Күңелем кыллары нечкә,
Гәҗәпләнә күз яшемә.
Сиңа булган хисләремне
Тиңлим кайнар кояшка.
Җылытырмын, эретермен
Баткан булсан сагышка.
Еллар чаба арымый,
Артка таба карамый.
Яшьлек кала кул болгап,
Гүзәл таңнарын уйлап.