Югалттым сине, югалттым
Күрә алмам инде (кебек) кабат.
Күкләргә тиклем атылам
Ике кулым — пар канат.
Елгаларга йөгерәмен, —
Дулкыннар ярны уя.
Мин синсез — айсыз, кояшсыз,
Йолдызлар яшен коя.
Өнсез тауларга эндәшәм:
«Кайда соң минем сөйгән?»
Урманнарга килеп керәм, —
Агачлар башын игән.
Елгаларга йөгерәмен, —
Дулкыннар ярны уя.
Мин синсез — айсыз, кояшсыз,
Йолдызлар яшен коя.
Югалттым сине, югалттым
Кайдан табарга түзем?
Йә Ходай, куркыныч төштән
Үбеп уятчы үзең.
Елгаларга йөгерәмен, —
Дулкыннар ярны уя.
Мин синсез — айсыз, кояшсыз,
Йолдызлар яшен коя.