Үзең аңла

Аңлатырга йөрәк хисләремне
Җитмәс кебек минем сүзләрем,
Үзең аңла инде, үзең аңла,
Нигә уйчан карый күзләрем.
Җырласам да, назлап, тибрәталмам
Күңелеңнең нечкә кылларын.
Үзең аңла инде, үзең аңла,
Нигә моңлы минем җырларым.

Түгелмәсен аналарның күз яше

Һәр бер ана гомер бүләк итә 
Баласына озак яшәргә. 
Һәм баласын яуга озатканда, 
Бер үк төрле елый аналар .

Газиз илем — Туган җирем

Бала чагым узган җирем,
Газиз илем — Туган җирем,
Туган җирем,
Син тормышым, җырым минем,
Мәхәббәтем, моңым минем,
моңым минем,
Сөям сине, нурлы җирем.

Юксыну (өченче вариант)

Яннарыңа очып барыр идем,
Кош юлыннан зәңгәр күк буйлап.
Сарыларга сабышырмын, ахры,
Синең хакта шулай күп уйлап.