Югалтырга ярамый

Тормыш булгач, була төрле чагы,
Сынау биреп, кайчак алдалый.
Сиңа мине, миңа сине, җаным,
Югалтырга, беләм, ярамый.

Нәрсә булса, ниләр көтсәләр дә,
Давыл-яңгырмы — карамый.
Сиңа мине, миңа сине, җаным,
Югалтырга һич тә ярамый.

Ялгыз кошлар парсыз очкан чакта
Очар кыйбла эзли — табалмый.
Син югалсаң, мин югалтсам сине,
Гомер үтәр берни аңламый.

Нәрсә булса, ниләр көтсәләр дә,
Давыл-яңгырмы — карамый.
Сиңа мине, миңа сине, җаным,
Югалтырга һич тә ярамый.

Ялгыз кошлар парсыз очкан чакта
Очар кыйбла эзли — табалмый.
Син югалсаң, мин югалтсам сине,
Гомер үтәр берни аңламый.

Ялгыз кошлар парсыз очкан чакта
Очар кыйбла эзли — табалмый.
Син югалсаң, мин югалтсам сине,
Гомер үтәр берни аңламый.

Оставьте комментарий