Юк, теләмим!

Юк, теләмим синнән башкаларны
Үткәрергә күңел түренә.
Мәхаббәттә хисләр кайнарлыгы
Еллар узгач ныграк беленә.

Китмә (өченче вариант)

Юлларыңа учак ягам, шул учактай дөрләп янам,
Күләгәдәй саклап барам, кайда булсаң — шуннан табам.
Күзләремдә синең күзләр, бик күп әле әйтер сүзләр,
Сүзләреңне юкка сипмә, китмә, китмә!

Килереңә ышанам

Язлар килде тагын җиргә,
Сагышлану безгә нигә,
Йөрәк тибә көтеп үз парын.
Көтәм сине якты көндә,
Көтәм сине айлы төндә,
Кайларда син, күз ярым.