Юрүзән
Таулар, ташлар ярып борылып-борылып,
Юрүзәнкәй бик шәп агасың;
Көчле гайрәт белән дулкыныңны
Биек ярларыңа кагасың.
Таулар, ташлар ярып борылып-борылып,
Юрүзәнкәй бик шәп агасың;
Көчле гайрәт белән дулкыныңны
Биек ярларыңа кагасың.
Төшләремдә күрәм әтиемне,
Җырлый-җырлый атын җиккәнен,
Җылы караш ташлап әниемә,
Зур капкадан чыгып киткәнен.
Туган якны кем сагынмый, кем юксынмый,
Шул якларга өзелеп карап кем үксеми.
Көн дә кайтам уйларымда туган якка,
Моңнарымны көйгә салам синең хакта.
Менә тагы киттем еракларга,
Туган ягым, синнән аерылып.
Туган ягым, синнән аерылып,
Сөйгәнемне синдә калдырып.
Ачытаудан көтеп алдым
Сызылып таңнар атканын.
Күңел җырлый, сайрый тургай,
Талмасын канатлары.
Туган якка кайттым әле менә,
Сагындырган читтә гел йөреп.
Хәтирәләр уяу һәр тыкрыктан
Балачагым чыга йөгереп.
Еллар аша кире кайтам,
Туган туксаннан узам.
Яңа пешкән икмәк исен
Тагы тойгандай булам.
Ак юлларым алда,
Әй йөрәгем талма,
Талма инде ярсып кабынып.
Кайтам моңлы илгә,
Туып үскән җиргә
Якын дусларымны сагынып.
Күңелкәем канатланды
Сине тәү күргән чакта;
Хәзер яна йөрәккәем
Уйлаcам синең хакта.
Сирпеп карап үзәкләрне өзде
Сагыш тулы моңсу күзләрең.
Каеннарга сарган мәхәббәтем
Өзелеп көтә сине, гүзәлем.