Юксыну (өченче вариант)

Яннарыңа очып барыр идем,
Кош юлыннан зәңгәр күк буйлап.
Сарыларга сабышырмын, ахры,
Синең хакта шулай күп уйлап.

Көнләшәм мин чулпан йолдызыннан,
Үзем генә чулпан булсаңчы.
Һәр таң саен синең күзләреңә,
Карап торыр идем туйганчы.

Сине көтәм, иркәм, һәр көн иртән (Сабыр итәм иртә, сине көтәм),
Ә син һаман юкта, юк кына.
Күңелемә минем һич тынгы юк
Йөрәккәем сине юксына.

Оставьте комментарий