Ашкыну (икенче вариант)

Иделем, гел сиңа ашкынам,
Дулкыннар атылган ярыңа.
Ашкынам, сөенәм… Ә кайчак көенәм,
Тынгылык табалмыйм җаныма.

Әнием миләше

Газиз әнкәй, синең истәлеккә
Утырттым мин миләш агачын.
Оныталмыйм «балам» дигән сүзең,
Оныталмыйм җылы карашың,
Оныталмыйм «балам» дигән сүзең,
Таң нурыдай якты карашың.

Далаларым

Далаларым, сезгә карап дулкынланам,
Мин бит күпме язлар ямен күргән чабан.
Җырлап киләм домбра чиртеп ат өстендә,
Яшьлек дәрте янып тора шат йөземдә.
Уа малым, әй ширкенай,
Җәйләүләрем иркен, бай!