Эх, Арча читекләре

Сөйгәнемә читек эзләп,
Урап кайттaым Арчаны.
Рәхим итеп ал пар читек
Аллы-гөлле парчалы.

Эх, Арча читекләре,
Арча читекләре.
Чигүле дә, каюлы да,
Үкчәле дә үзләре.
Эх, янып тора бизәкләре,
Камаштыра күзләрне.

Белми йөргәнмен читекнең
Нәфис кием икәнен.
Кигәч аны, артты тагын
Матурлыгы иркәмнең.

Эх, Арча читекләре,
Арча читекләре.
Чигүле дә, каюлы да,
Үкчәле дә үзләре.
Эх, янып тора бизәкләре,
Камаштыра күзләрне.

Читек тегүче осталар
Алтын куллы, сөйкемле.
Хискә кайнар, эштә алар
Язгы гөлләр шикелле.

Эх, Арча читекләре,
Арча читекләре.
Чигүле дә, каюлы да,
Үкчәле дә үзләре.
Эх, янып тора бизәкләре,
Камаштыра күзләрне.

Оставьте комментарий