Эх, Идел буйлары

Кара бөдрә чәчләремне
Тарасам да — үрәмәдем.
Тауга менеп, ташка басып,
Карасам да — күрмәдем.

Эх, Идел буйлары,
Дулкынлана сулары.
Җәй көнедә кошлар сайрый
Сагындыра шулары.

Алым да син, гөлем дә син,
Бал кашыкта — балым син. (Тышка чыксам — язым син.)
Син ташласаң мин нишләрмен
Җаныем сөйгән ярым син?

Их, Идел буйлары,
Дулкынлана сулары.
Җәй көнедә кошлар сайрый
Сагындыра шулары.

Күк күгәрчен күлләрдә,
Җаныем, күңелең кемнәр дә?
Күңелең әгәр миндә булса
Күршик җомга көннәрдә. (Чык син җомга көннәрдә.)

Эх, Идел буйлары,
Дулкынлана сулары.
Җәй көнедә кошлар сайрый
Сагындыра шулары.

Оставьте комментарий