Тәрәзәңә пәрдә корма бүген
Тәрәзәңә пәрдә корма бүген,
Керим таң нурына уралып.
Керфегеңдә төшми калган тамчы,
Алыйм шуның тозын аралап.
Тәрәзәңә пәрдә корма бүген,
Керим таң нурына уралып.
Керфегеңдә төшми калган тамчы,
Алыйм шуның тозын аралап.
Бармак очлары тисә дә,
Кагылма, — дисең, — үләм.
Аның саен мин ныгырак
Кочаклап сине үбәм.
Ярмәкәйнең чишмәләре
Чылтырап агып тора
Чишмә моңнары тарала
Тауларга куна-куна.
Яшьлектә сөйгәннәр,
Сез кайсы илләрдә?!
«Бергенәм минем!..» — дип
Дәшәсез кемнәргә?
Өй артында ялгыз каен
Картайган инде бераз.
Елда язын яшелләнә,
Күңелләрдә һаман яз.
Тормыш бит ул бер карасаң,
Елмаеп көлгән кебек.
Икенче яктан карасаң,
Шәмнәре сүнгән кебек.
Тугайларга язлар җиткәч
Моңсуланамы һава?
Сагышларга бармы дәва,
Сагынуга юк дәва?
Ай исә җил, исә җил,
Кай яклардан исә җил?
Дөбердәтмәде бер, ай, дөбер чак,
Дөбердәтеп килә колын чак.
Җырлап, биеп, уйнап, көлеп,
Үтепкенә бара бит яшь чак.
Түгәрәктәй күлдә чаба-уйный,
Кайда икән аның чуртаны?
Күп илләрдә йөреп күпме күрде,
Шул микән ни илнең Солтаны?
Анысы да, монысы да гел кирәк,
Туган якка кайту гына бик сирәк.
Җырлар гына язабыз шул сагынып,
Әнкәйләргә, туган якка табынып.
Алма бакча, челтәр капка,
Ачыла ике якка.
Аккош балалары кебек,
Икебез ике якка.