Эй, хыялый, сантый кыз бала (икенче вариант)

Эй, хыялый, сантый кыз бала,
Төн йокыңны синең кем ала?
Белмисең шул ниләр көткәнен,
Аның ниләр өмет иткәнен.

Эй, хыялый, сантый кыз бала (беренче вариант)

Яшьлек мизгеленә сыярга,
Көчең җитмәс үзең тыярга.
Кемнәр сине, кемнәр чакыра.
Син бит кызый, утлы ялкында.

Зәки Вәлиди көе (җыры) /Эскадрон/

Батыр егет килә ат өстендә,
Аты уйный авызын тартканда.
Булат савыт кигән, сөңге тоткан,
Ташны яра (ташлар оча) уклар атканда.