Эзләнү
Нурлар алып нур чишмәләреннән
Сукмакларга сибәр идем мин;
Сукмакларны түгел, бөтен илне
Саф нурларга күмәр идем мин.
Нурлар алып нур чишмәләреннән
Сукмакларга сибәр идем мин;
Сукмакларны түгел, бөтен илне
Саф нурларга күмәр идем мин.
Нинди давылларга каршы бардың,
Нинди күкрәү булып күкрәдең;
Нинди ялкыннардан ялкын алдык,
Нинди сафлык били күкрәген?
Җәйнең матур аяз таңнарында
Җанга рәхәт Идел ярларында;
Чык җемелди миләш яфрагында,
Елмаялар гөлләр болында.
Әкрен генә таң килә,
Ак челтәрләрен үреп.
Җилкәннәрен киереп,
Илгә яңа ямь биреп…
Җир йөзе яшәрә, шатлана май,
Сиреньнәр хуш исләр тарата;
Яз килгәч, яшәрәм гөл сыман мин,
Күнелем яз ямен ярата.
Җәйге таңда бөдрә талда
Сандугачлар сайрыйлар.
Сандугачым, сайра-сайра,
Җилгә очсын кайгылар.
Ак каеннар шаулый болында,
Әкрен генә җилләр искәндә;
Нурлы йөзең искә төшкәндә
Сагыну хисе таша җырымда.
Ак каеннар шаулый болында,
Әкрен генә җилләр искәндә;
Нурлы йөзең искә төшкәндә
Сагыну хисе таша җырымда.
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Дулкын уйный күлләрдә.
Иркәмне иркәләгез, дип,
Үзем куштым җилләргә.
Нинди ямьле безнең үзәннәр,
Түшәлгәннәр йомшак хәтфәләр;
Ал чәчәкләр, яшел үләннәр
Яшьлегемне хәтерләтәләр.