Берләшик

Җитмәде безгә һич бердәмлек,
Баш булды безгә гел таркаулык.
Мең җирдә мең учак пыскыды
Мең дулкын булып без вакландык.
Бер киртә дә безгә чыдамас,
Дулкын тау булып без берләшсәк.
Җилләр тик көч-куәт өстәрләр
Бер учак булып без дөрләсәк.

Бер санасаң — исләрең китәрлек…

Бер санасаң — исләрең китәрлек: борылмалы юлларда
Ничә төннәр йокысыз үткәннәр бик санаулы елларда.
Ничә тапкыр ялгышлар эшләнгән, ничә тапкыр алданган,
Ничә тапкыр, бозларга таянып, дусларга ышанылган…
Ничә тапкыр, бозларга таянып, дусларга ышанылган.

Бер алманы бишкә бүләек (икенче вариант)

«Бер алманы бишкә бүләек,
Беребез өчен беребез үләек», —
Дип җырлаган безнең бабайлар,
Дип җырлаган безнең атайлар.
Бер алманы бишкә бүлгәннәр
Берсе өчен берсе үлгәннәр.
Тормыш дигән бөек аланда
Җыр яңгырый әле hаман да.
Үткән буыннарның авазы
Ата-бабаларның наказы.

Белсәң икән

Белсәң икән йолдызларның телен,
Мәңгелеккә алар ни сөйли?
Белсәң икән дулкыннарның көен,
Ярларына алар ни сөйли?

Безнең гомер (беренче вариант)

Таңдан искән җилләр кебек,
Гомерләр узып бара.
Безнең гомер әйтерсең лә
Күз ачып йомган ара.
Тәгәри гомер йомгагы,
Юлларны саный-саный.
Тотам димә ул йомгакны,
Тәгәри, һич туктамый.

Бездән әле яшьлек узмаган

Болыннарда атлар табырлаган,
Бер җыр ишетелә табуннардан:
«Дөрләп яна каен тузлары,
Бездән әле яшьлек узмады…»