Әлдермеш

Зая елгалары ага,
Зая елгалары ага,
Текә ярларга тулып,
Агар идем шул якларга,
Агар идем шул якларга,
Чишмә моңнары булып.

Әйт, ромашка

Сөю булып туды кояш,
Сөю булып еллар акты.
Ромашкалар өзмәдек без,
Мин яраттым, ул яратты.
Җанны байтак өзгәләде
Хыянәте дөньяның.
Эй ромашка, күңелемне
Икеләнү телә тагын.

Моряк җыры

«Диңгеземдә — дөньям», — дигән моряк
Хыялланып җирен сагынган,
Акчарлаклар түгел күңелендә,
Җанкаена тургай кагылган.

Ялгыз миләш

Кышкы урман аша юлың,
Тирә ягым тып — тыныч.
Тантаналы тынычлыкта,
Арта гына куркыныч.
Күзем төште бер нигә,
Тукта, анда кем тора.
Туңган дөнъя уртасында,
Ялгыз миләш утыра.

Сагынырсың әле Дим буйларын

Дим ярыннан үрелеп әрем өздем,
Әрем әрем инде, әче — түз.
Күпме назлы сүзләр йөрәгемдә,
Иреннәрдә генә әрем сүз.