Онытты дип уйлама

Асыл кошлар кунып сайрый
Яр буе талларына.
Күзем йомсам, бергә чаклар
Килә күз алларыма.
Көн артыннан көннәр үтә,
Сагынып көткән чагым.
Кавышыр көннәр килерме?
Әйт әле, зифа талым.

Казанымда килә яшисем

Туар җирен кеше сайлый алмый,
Кайда тели — шунда яшәсен.
Шәхсән үземнең тик мәркәземдә,
Казанымда килә яшисем.

Ни хәл итимен

Кочагыңда эре тамыр идем
Булсам әгәр гүзәл кар кызы.
Ямьле язлар бүләк итәр идем
Эгәр булсам утар кыр казы.