Безнең гомер (беренче вариант)

Гомерләр узып бара.
Безнең гомер әйтерсең лә
Күз ачып йомган ара.
Тәгәри гомер йомгагы,
Юлларны саный-саный.
Тотам димә ул йомгакны,
Тәгәри, һич туктамый.

Безнең гомер — чишмә челтерәве ул,
Кайтавазы ерак язларның.
Безнең гомер — күкләр күкрәве ул,
Моң-сагышы киек казларның…

Ашкынабыз… Безнең гомер
Гел тоташ бәйрәм түгел.
Узган гомерләрне уйлап,
Моңлана кайчак күңел.
Ни булса да, безгә гомер
Тик бер генә бирелә.
Гомер — мизгел,
Шул мизгелнең кадерләрен бел генә.

Безнең гомер — чишмә челтерәве ул,
Кайтавазы ерак язларның.
Безнең гомер — күкләр күкрәве ул,
Моң-сагышы киек казларның…

Оставьте комментарий