Буран (икенче вариант)

Тыныч тормыш инде югалды…
Бураннарга дөнья уралды…
Тын алырлык тыныч мизгел юк —
Тормышмы бу, тоташ буранмы?!

Булмый инде булмагач

Тумыштан акча яратам, акча мине яратмый.
Күпме генә тырышсам да бер тиенгә дә артмый.
Әллә ниләр эшләп карыйм — кесәгә акча тулмый.
Төн буе хыяллансам да нигәдер баеп булмый.

Бергә яшәүләре — бүләк

Һәр кемнең дә газиз баласы бар,
Олысы бар аның, кечесе.
Һер кемнең дә газиз анасы бар,
Атасы бар, таяныр кешесе.

Бу гомер (икенче вариант)

Әйтерсең дә безгә санамыйча, Үлчәмичә гомер бирелгән. Яшьлегемдә син кадерле бүләк, Аермасы язмыш ярымнән. Җандай дуслар белән бер сөйләшсәм, Кайгыларым була көл-күмер. Өлгермибез,вакыт җиткермибез Әйтерсең дә ике бу гомер. Учларга утын өстик әле без, Ялкынланып янсын күмерләр. Бездән соңда язлар килә Кабатланыр җырда гомерләр. Җандай дуслар белән бер сөйләшсәм, Кайгыларым була көл-күмер. Өлгермибез,вакыт җиткермибез Әйтерсең … Читать далее