Әкият

Әкиятсез бала бала булмый,
Мәхәббәтсез — шагыйр шигырсыз.
Әкиятемне тартып алмасаңчы,
Калдырмачы мине син җырсыз.

Багышлау (беренче вариант)

Фәкәт синең өчен бу җырларым
Рәхмәт сүзе булып тезелсен.
Умырзая кебек языбызның
Зәңгәр гөле булып өзелсен.

Әнкәем (беренче вариант)

Әнкәем, бәгърем, алдарак китсәм,
Кайгырма һич минем китгәнгә.
Кайгырсаң, тик кайгыр минем бары
Ак каенны әнкәм иткәндә.

Әнкәм куллары

Тәүге кабат бергә печән чаптык…
Төзәк кенә тауның битендә.
Шул көн исеңдәме синең, әнкәй?
Шул көн минем һәр чак исемдә.

Дан сиңа, дан, Башкортостан!

Уралымның иркен күкрәгендә 
Азат шоңкар горур очканын 
Карыймын мин чиксез шатлык белән: 
Дан сиңа, дан, Башкортостаным!