Бер санасаң — исләрең китәрлек…

Ничә төннәр йокысыз үткәннәр бик санаулы елларда.
Ничә тапкыр ялгышлар эшләнгән, ничә тапкыр алданган,
Ничә тапкыр, бозларга таянып, дусларга ышанылган…
Ничә тапкыр, бозларга таянып, дусларга ышанылган.

Бер санасаң: үткән сукмакларда күпме ялгыш сибелгән,
Күпме ярлар сөелми калганнар, күпме ятлар сөелгән.
Ничә тапкыр кичәге шәфәкъне таң диеп уйланылган,
Матур сүзләр сөйләгән шайтаннар фәрештә дип саналган…
Матур сүзләр сөйләгән шайтаннар фәрештә дип саналган.

Бер санасаң — исләрең китәрлек: күпме сүзләр сөйләнгән,
Өч тиенгә алмаслык нәрсәгә йөрәк белән түләнгән.
Ничә тапкыр вак-төяк сәбәпләр читтән табылып торган,
Безне чынлап та көткән кешелэр мәңгегә китеп барган…
Безне чынлап та көткән кешелэр мәңгегә китеп барган.

Бер санасаң — исләрең китәрлек: күпме җилләр искәннәр,
Күпме бергә атлаган юлдашлар башка юлдан киткәннәр.
Ничә тапкыр бу зәңгәр күкләрдән ак бәхетләр соралган,
Тик бирелгән бәхетләр өчен дә баш иергә омтылган…
Тик бирелгән бәхетләр өчен дә баш иергә омтылган.

Бер санасаң — исләрең китәрлек: борылмалы юлларда
Ничә төннәр йокысыз үткәннәр бик санаулы елларда…

Оставьте комментарий