Белсәң иде хәлемне (Елама каен)

Нигә кара төрткеләр?
Сүнгән хисләрне уятып,
Синнән хатлар килделәр.

Елама, каен, елама,
Төркән яшел шәлеңне.
Өзгәләнгән, көйгән чагым,
Белсәң иде хәлемне.

Каеннарның кайрысы ул
Яшь киленнәр кулмәге.
Язгы каеннарда елап
Яшәүнең юк кирәге.

Елама, каен, елама,
Төркән яшел шәлеңне.
Өзгәләнгән, көйгән чагым,
Белсәң иде хәлемне.

Каеннарга язган сүзләр
Хәзер каралган инде.
Минем сөю йолдызым да
Кабынмас булып сүнде.

Елама, каен, елама,
Төркән яшел шәлеңне.
Өзгәләнгән, көйгән чагым,
Белсәң иде хәлемне.

Оставьте комментарий