Быел язлар шактый иртә килде
Быел язлар шактый иртә килде —
Чәчкә атты шомырт бәйрәмгә,
Шул ук көнне бөртек-бөртек карлар
Сибелделәр, охшап сәйләнгә.
Быел язлар шактый иртә килде —
Чәчкә атты шомырт бәйрәмгә,
Шул ук көнне бөртек-бөртек карлар
Сибелделәр, охшап сәйләнгә.
Сиңа кайтыр юлларымда —
Җәяүле буран
Юлларымны йөгрә-йөгрә
Чистартып куйган.
Колач җәеп каршы алды,
Нәкъ синең сыман.
Сиңа кайтыр юлларымда
Җәяүле буран.
Синең янга көртләр ерып,
Бата-чума юл алам,
Буран җиле эзне юа,
Ялгызлыктан югалам.
Җырлар җырлап кырга чыгам
Таң сызылган сәгатьтә,
Йөрәк соң ничек йокласын,
Кошлар йокламый хәтта.
Кичә төнлә керфек какмадым,
Кичә төнлә йокы тапмадым;
Агыйдел агышына, кошларның (бозларның) тавышына,
Йөрәгем сагышына.
Бездә урманнар миләшле,
Яратам ачы миләш.
Ә син нигә миләш өзми
Йөрисең иләс-миләс?
Туып-үскән шушы җирнең ямен
Алыштырмый икән һичнәрсәң.
Башка берни дә кирәкми,
Үзем чапкан печәннәрне
Бер туйганчы иснәсәм.
Бардым урманга — соңга калдым,
Алма агачын кистем лә тал диеп.
Безгә кемнәр теләде икән
Яшьли сөйгән ярларыңнан кал, диеп.
Елга буе яр гына ла,
Ярларында тал гына,
Сулары тонык кына,
Тик капмый балык кына.
Көзге урман, сары алан…
Коела кыңгыраулар.
Мәк гөледәй кызыл балан —
Каерып сындыралар.