Буразналар

Җырлар җырлап кырга чыгам
Таң сызылган сәгатьтә,
Йөрәк соң ничек йокласын,
Кошлар йокламый хәтта.

Буразналар, буразналар —
Йөгерек дулкыннар.
Буразнамда игенкәйләр
Күкрәп уңсыннар!..

Китсәм, кайтам кырларыма
Янып көярлек булып.
Гармун сыры — буразнаны
Сыйпап сөярлек булып.

Буразналар, буразналар —
Йөгерек дулкыннар.
Буразнамда игенкәйләр
Күкрәп уңсыннар!..

Хезмәт шавы, кошлар җыры
Уятсын иген кырын.
Сызсыннар көмеш сабаннар
Җиргә буразна сырын.

Буразналар, буразналар —
Йөгерек дулкыннар.
Буразнамда игенкәйләр
Күкрәп уңсыннар!..

Оставьте комментарий