Башка берни дә кирәкми

Туып-үскән шушы җирнең ямен
Алыштырмый икән һичнәрсәң.

Башка берни дә кирәкми,
Үзем чапкан печәннәрне
Бер туйганчы иснәсәм.

Син кайтмадың (беренче вариант)

Бакчаларда гөлләр чәчәк атты,
Тормышыбыз кебек ямьләнеп.
Урман күлләренә аккош кайтты,
Сандугачлар килде әйләнеп.

Туган як (беренче вариант)

Кешене иленнән, йортыннан аерып,
Йөрткән күп юллар бар, җилләр бар.
Хәтердән җуелып, йөрәктән уелып.
Онытылып калган күп җирләр бар.
Ә сине, ә сине, ә сине, туган як,
Бар микән сагынмый торган чак?!