Бардым урманга

Бардым урманга — соңга калдым,
Алма агачын кистем лә тал диеп.
Безгә кемнәр теләде икән
Яшьли сөйгән ярларыңнан кал, диеп.

Бардым урманга — соңга калдым,
Куакларын уздым ла өч яклап.
Ходай кушып кавыша калсак
Утырып елар идем лә кочаклап.

Оставьте комментарий