Буран (өченче вариант)

Синең янга көртләр ерып,
Бата-чума юл алам,
Буран җиле эзне юа,
Ялгызлыктан югалам.

Кушымта:
Буран, буран, адаштырма,
Карлар салма йөрәккә.
Илтә күрмә ялгызлыктан
Мәхәббәтсез тирәккә.

Ялгыз башым, юк юлдашым,
Яланда ак кар гына.
Йөрәккәемне әрнетеп
Үтә салкыннар гына.

Кушымта.

Яшьләр тула күзләремә
Каты буран җиленнән,
Алга атлавы бик авыр —
Синсез түгел җиңелдән.

Кушымта.

Оставьте комментарий