Боз киткәндә (Агыйделдә боз киткәндә)

Кичә төнлә керфек какмадым,
Кичә төнлә йокы тапмадым;
Агыйдел агышына, кошларның (бозларның) тавышына,
Йөрәгем сагышына.

Ел да китә бозлар шаулашып,
Ел да килә кошлар (казлар) парлашып, —
Ник соң йөрәк талпына (ярсына), күңелкәем ашкына,
Сагышлана башкынам?

Идел китә (Кайный Идел), бозлар ярыла,
Сыя алмый ике ярына, —
Ашыга ул, диңгезгә (ашкына), киңлекләрен (киңлекләрне) күрергә,
Җилкән булы йөзәргә (Диңгезләргә коерга).

Оставьте комментарий