Быел язлар шактый иртә килде —
Чәчкә атты шомырт бәйрәмгә,
Шул ук көнне бөртек-бөртек карлар
Сибелделәр, охшап сәйләнгә.
Әйтерсең лә шомырт чәчкәләрен
Илаһи көч бергә җыйган да
Һәрбер таҗын берәмтекләп өзеп
Очырган ул бөтен җиһанга.
Җилдә уйный-уйный, ак бөртекләр
Хәтфәләргә төшеп утырды,
Күз йомганчы язның яшеллеген
Җем-җем энҗеләргә тутырды.