Быел язлар шактый иртә килде

Быел язлар шактый иртә килде —
Чәчкә атты шомырт бәйрәмгә,
Шул ук көнне бөртек-бөртек карлар
Сибелделәр, охшап сәйләнгә.

Әйдә әле, бер әйләнеп кайтыйк…

Әйдә әле, бер әйләнеп кайтыйк
Кичке урманнарны, икәүләп.
Өебез тулы чиксез якты хисләр
Ятмасыннар әле биләүдә.

Сине сөйгән кебек, бер кемне дә сөя алмам!

Мин беләм, сине сөйгән кебек,
Беркемне дә сөя алмам!
Алдама алтыннар күрсәтеп,
Алдама күз яше белән!

Туган көн (икенче вариант)

Бүген синең туган көнең —
Ни бүләк итим, димен.
Беләм инде уйларыңны:
Җыр бүләк итсен, дисең.