Тәүге нур

Йөрәкнең иң тәүге нуры,
Йөрәкнең иң тәүге нуры,
Кадерлем минем.
Өзелеп сөйгәнен күңелемнең,
Өзелеп сөйгәнен күңелемнең,
Син белсәң иде, син белсәң иде.

Туй күлмәге (беренче вариант)

Килү белән язлар, һәр кич назлап,
Пэр сандугач җырын тыңладык.
Язлар бәхет бүләк итте безгә,
Туй күлмәген алдык нәкъ шул көздә,
Тик кияргә насыйп булмады.

Табалсаң

Бөркет булып, очып кара әле,
Син, тауларда мине табалсаң…
Кояш нуры булып үрел әле,
Яраларым әгәр ябалсаң…

Сөюебез әле алдадыр

Яз белән җәй — мәхәббәт айлары,
Ә көз моңеу фасыл — аера.
Гөлләр шиңә, торналар да китә,
Җилкәннәрне җилләр каера.