Очрашырбыз дидең

«Очрашырбыз», — дидең… Очрашмадык…
Югалдың син инде мәңгегә…
Алларыңда кар-буранлы юллар..
Ах адашты ялгыз җан гына.

Онытмадым

Сарыларга салган каеннарны
Ничә тапкыр кочып үпмәдем.
Онытыл, дип ничә кабат әйттем
Ә син, ә син җаннан һаман китмәдең.

Миләш (дүртенче вариант)

Тәлгәш-тәлгәш миләш,
Булчы миңа сердәш,
Сары көздә туган җимешем.
Адашты бәхетем,
Көзләрдә өметем…
Бәхетемне эзләп килешем…

Мең рәхмәт

Урап алып мине язмыш җиле
Ничә тапкыр инде сынады
Сабыр гына мине көтә белдең
Тыныч кына гафу итә идең
Сөю чәчкәләрең сулмады.
Гел елмаеп төшкә керүеңнән
Мин көч алдым ялгыз чакларда
Авыр иде сиңа сизә идем
Якты көне көтеп түзә идең
Карамадың ләкин ятларга.

Йөрәгемә минем кагылма

Язлар килде, үз кадерен белеп,
Сөю булып керде күңелгә.
Яфракларга тулган бөре булып
Бәгыремә кереп түгелә.

Хушлашма (өченче вариант)

Чакыр мине, чакыр, бир кулыңны.
Кайларга диеп тә сорама.
Ялгызымны гына җибәрсәң (калдырсаң),
Югалырмын, юлын таба алмам.