Сөю нуры

Сизәсеңме икән үзең шуны?..
Мин әйтмичә генә яратам…
Җиткәндә дә гомерләрнең соңы,
Син булырсың минем йөрәктә…

Сөю нуры безне кавыштырды,
Гомерлеккә ярың булдым синең.
Йөрәгемнең көчле яратуы;
Сиңа тиңнәр булмас минем өчен.

Беләсеңме икән, сөю нуры
Миңа сине генә уйлата…
Безнең яшәешнең якты таңы:
«Сез бәхетле!» — диеп уята.

Сөю нуры безне кавыштырды,
Гомерлеккә ярың булдым синең.
Йөрәгемнең көчле яратуы;
Сиңа тиңнәр булмас минем өчен.

Үтеп кенә тора еллар саны…
«Кайтмас инде!» — диеп санама?..
Гомер күпме, белеп булмый аны…
Сөю нуры безне ташлама?!.

Сөю нуры безне кавыштырды,
Гомерлеккә ярың булдым синең.
Йөрәгемнең көчле яратуы;
Сиңа тиңнәр булмас минем өчен.

Оставьте комментарий