Тәүге нур

Йөрәкнең иң тәүге нуры,
Йөрәкнең иң тәүге нуры,
Кадерлем минем.
Өзелеп сөйгәнен күңелемнең,
Өзелеп сөйгәнен күңелемнең,
Син белсәң иде, син белсәң иде.

Әнә бер ялгыз күбәләк,
Әнә бер ялгыз күбәләк
Гизә болыннан.
Ул бит минем мәхәббәтем,
Ул бит минем мәхәббәтем
Очты кулымнан, очты кулымнан.

Былбыл сайрый талга кунып,
Былбыл сайрый талга кунып,
Белче кадерен.
Сине өзелеп сагынучы,
Сине өзелеп сагынучы
Мин ул, кадерлем, мин ул, кадерлем.

Оставьте комментарий