Чылбырдай мизгелләр

Күкеле сәгатьнең геренә түзмичә
Тип-тигез тезелгән, чылбыры өзелгән
Әйтерсең, йөрәге серенә түзмичә
Күп мизгел тезелгән, гомере өзелгән.

Хыяллар дөньясы гаҗәеп

Тормышларга ашмас хыялдыр —
Яшьлеккә кайтулар киредән.
Белеп тә, шуларны уйлаудан,
Без түгел, хыяллар тилергән…

Көтеп алган бәйрәм

Күңел hаман бала кебек
Бәйрәмнәрне ярата.
Көтеп алган бәйрәм көне
Дөньяга нур тарата.
Шат елмайган дуслар белән
Үтә безнең бәйрәмнәр.
Гел бәйрәмнәр кебек кенә
Булса иде гомерләр.

Кышкы кояш

Якты кояш нуры күзне чагылдыра —
Җылысы юк анын кышларда.
Көчле яктысыннан дөнья балкысада ,
Китеп бара сайрар кошлар да.

Белмәдеңме?

Безнең очрашулар,
Бик еш булмаганга
Күрешүне гел көтә күңел.
Сагынуларга түзмик,
Бер күрешү үзе,
Бер күрешү үзе — бер гомер.

Чын дустым

Кыен чакларымны хәбәр итмәсәм дә,
Үзе белеп килә чын дустым,
Ихластан сөенә хәлләрем яхшыга,
Үз итә ул мине чын дустым.

Үпкәләмә миңа

«Ялынырсын әле!» — димә,
Миңа ачу саклама…
Яратуны өмет итмә,
Минем күңел — башкада!
Сөю газабында янма,
Якын алма җаныңа?!
Җавабымны дөрес аңла,
Җитәр, миңа табынма?!